Слайд

Илексаз — тарихлы һәм җанлы авыл

Туган ягы һәркем өчен дә кадерле, газиз җир. Кендек каның тамган җирнең күңелгә якынлыгын, күзең ачылгач та күргән табигатенең матурлыгын язып та, аңлатып та бетереп булмый. Илексаз авылының таулары, болыннары, кырлары, атавы, әрәмәсе, инеше, сазлыгы - безгә буыннан-буынга, ата-бабаларыбыздан сакланып калган олы бүләк ул. Авылым син минем балачагым, яшьлегем бишеге. Авылдагы һәр агач һәм ерганакның үзенә күрә үткәне, гыйбрәтле бер тарихы бар. Ничәмә-ничә буыннардан күчеп, мирас булып килгән, ерак бабаларыбызның ядкәре булган, җәйге көн кызуында тәнгә бер салкын рәхәтлек биреп, аяк табаннарын иркәләп торган чирәме генә дә бик кадерле. Саклыйсы иде шул авылны, саклыйсы иде, йөрәге мүкләнгәннәр кулына калдырасы килми иде...
Кайтам әле кайтам Илексазга, Чирәмеңнән йөгереп узарга Һәр таң саен тирәкләргә карап Сандугачлар җырын тыңларга. Каеннарның яфраклары җилдә Талгын гына нидер серләшә Əйтерсең лә мине шул җыр белән Балачакка күңел эндәшә. Күңел тынмый никтер ашкына, Ул әллә кая ерак-еракка Авылыма кайтып килешем Бөтен уем бары шул хакта. Əнә ич ул, мин йөгереп узган Тәпи баскан яшел чирәмнәр Чәчәкләрдән туган ягыма Əйтерсең лә, келәм җәйгәннәр. Каршы ала зифа каеннар Бөдрә алкаларын такканнар Бар табигать сихри икән монда Җиргә гүзәллекне япканнар. Килми минем, һич кенә дә Илексаздан китәсем, Тәпи баскан туган авылымны Гомерлеккә ятим итәсем.
Гөләндәм Хәлиуллина

Илексаз авылының үткәне һәм бүгенгесе

Илексаз авылы тарихы, халкының батырлыгы һәм рухи дөньясы китап битләрендә саклана. Бу басмалар — үткән белән бүгенне бәйләүче кыйммәтле мирас.

Сезнең бөек батырлыкны тарих саклый

«Сезнең бөек батырлыкны тарих саклый»

Бу китап Илексаз авылыннан чыккан батырларның язмышына багышланган. Документлар, архив материаллары һәм истәлекләр аша Ватанны саклаган авылдашларыбызның батырлыгы сурәтләнә.

Илексазым — моңлы сазым!

«Илексазым — моңлы сазым!»

Илексаз авылының җаны, табигате, халкы һәм тормыш юлы турында җылы сүзләр белән язылган китап. Ул авылга мәхәббәт, туган җиргә хөрмәт хисләрен уята.

Зиарат

Илексаз авылы зираты

Без картада

ВКонтакте